Олы Кабан мәктәбендә «Юность»лагеренда хезмәт сменасы тәмамланып килә.

Балалар һәм яшүсмерләр бергә хезмәт, күңел ачу белән тулы көннәр үткәрделәр! Лагерь турында фикерләрне балаларның үзләреннән ишетү кызыграк булыр иде,әлбәттә.

Бу чорда укучылар бик күп файдалы эшләр башкардылар. Алар мәктәпкә яңа уку елына әзерләнергә булыштылар, территорияне чүп-чардан чистарттылар, стеналарны һәм эскәмияләрне буядылар, мәктәп ишегалдына чәчәкләр утырттылар. Укытучылар һәм укучылар хезмәте нәтиҗәсендә мәктәп тагын да матуррак һәм уңайлырак була башлады.

Фото: В. И. Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбе
Нет комментариев