Лаеш районында «Мәгариф» милли проекты уңышлы гамәлгә ашырыла
җәмгыять

Лаеш районында «Мәгариф» милли проекты уңышлы гамәлгә ашырыла

Мәгариф өлкәсендәге уңышлар нәтиҗәсендә районның, республиканың һәм илебезнең яңа буынының киләчәк уңышларына нигез салына.

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә һәм ремонтлауга, мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. 2024 елда район территориясендә ике балалар бакчасы һәм ике мәктәп төзелде: Усад авылында «Инноватика» күппрофильле лицее (1501 урын), Комлы Ковалда «Гармония» күппрофильле лицее(500 урын), Кече Кабанда «Самолет» балалар бакчасы(260 урын), Комлы Ковалда «Умка» катнаш төрдәге балалар бакчасы(220 урын).

2024 елда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында масштаблы ремонт эшләре башкарылды. Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларына капиталь ремонт программасы кысаларында Комлы Ковал мәктәбенә һәм Нармонканың «Солнышко» балалар бакчасына ремонт ясалган. Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блокларына капиталь ремонт программасы буенча, җиһазлар сатып алып, Пәрәү һәм Орел мәктәпләренең, шулай ук Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясенең азык-төлек блокларына ремонт ясалган.

«Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге яңа үзәкләр төзелүен дәвам итә. «Заманча мәктәп» федераль проекты, «Мәгариф» милли проекты кысаларында 2024 елда «Үсеш ноктасы» Орел һәм Лаешның 3 нче мәктәпләре базасында ачылды. «Мәгариф» милли проектының «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында заманча мәгълүмат-коммуникация җиһазлары белән Рождествено һәм Каип мәктәпләре җиһазландырылган.

Районда пилотсыз авиация системалары буенча практик әзерлек үзәкләре ачылды. «Пилотсыз авиация системалары» милли проектының «Илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә һәм Усадның «Сәламәт буын» күппрофильле лицеенда уку сыйныфларына капиталь ремонт эшләре башкарылды. Мәктәпләр федераль бюджет хисабына кирәкле техник җиһазлар белән җиһазландырылган. Пилотсыз авиация системалары буенча практик әзерлек үзәге булган Лаеш техник-икътисадый техникумы базасында Татарстанның гына түгел, Россиянең башка төбәкләренең дә мәгариф учреждениеләре өчен белгечләр әзерләү гамәлгә ашырыла.
Ел саен Лаеш районы педагоглары һәм укучылары төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар, конкурсларда һәм грантларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар. 2024 елда «Иң яхшы методист» гранты җиңүчеләре булып мәгариф идарәсенең биш методисты танылды. Тугыз укытучы яшь белгечләр өчен «Безнең яңа укытучы» грантына ия булды.

2024-2025 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында 969 кеше катнашты. 104 бала җиңүче, 248 бала призер булды. Укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм тикшеренү эшләре конкурсларында актив катнашалар.

Районның ата-аналар комитеты командалары ел саен республика дәрәҗәсендә призлы урыннар яулыйлар. 2024 елда Никольский мәктәбенең бишенче сыйныф ата-аналар комитеты «Бердәм сыйныф серләре» республика конкурсының финалында икенче урынны алды.

Белем бирү процессының мөһим өлеше — үсеп килүче буынны тәрбияләү эше. Укучыларның күбесе «Беренчеләр хәрәкәтенә» җәлеп ителгән, «Юнармия» әгъзасы булды, ЮИДта, экологик һәм волонтерлык проектларында катнаша, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыя.

Лаеш районында «Мәгариф» милли проектын, төрле федераль һәм республика программаларын уңышлы гамәлгә ашыру дәвам итә. Алар ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү мөмкинлекләре сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелә.


Лаеш районында «Мәгариф» милли проекты уңышлы гамәлгә ашырыла

Нет комментариев