«Алтын көз» үзәге карамагындагылар «Язгы игелек атнасы» ннан читтә калмадылар.

Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылар белән берлектә зур булмаган бүләкләр җыйдылар һәм "Кеше приюты«на тапшырдылар.
Лаеш шәһәрендә «Кеше приюты» тукландыру пункты беренче ел гына эшләми. Биредә көндәлек ризык таратудан тыш, волонтерлар аны мөстәкыйль рәвештә алырга сәләтсез кешеләргә тарата. «Кеше приюты» мохтаҗларны күпләп ашата, аларга җылылык һәм кайгырту бүләк итә. Ә социаль хезмәткәрләр һәм аларның карамагындагылар мохтаҗларга игелекнең бер өлешен бүләк иткәннәр.
Фото: «Алтын көз» үзәге
Нет комментариев