Лаеш укучылары программист булып эшләү перспективалары турында белделәр
җәмгыять

Лаеш укучылары программист булып эшләү перспективалары турында белделәр

«Киләчәкнең беренче Халыкара кибермәктәбе» вәкилләре Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбендә булдылар һәм 1-7 класс укучылары өчен лекцияләр һәм викториналар үткәрделәр.

Укучылар интернетта куркынычсыз эшләү, мәгълүматларны саклау һәм фишингны танып белү турында белделәр. Кунаклар IT-да киләчәк һөнәрләр турында сөйләделәр: программалаштыру, интерфейслар дизайны һәм мәгълүматларны анализлау. Очрашу балаларны югары технологияләр өлкәсендә карьера сайлау турында уйланырга рухландырды.


Нет комментариев