Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы халык дружинасы вәкилләрен бүләкләячәкләр

​​​​​​​Лаеш районы башкарма комитетында хокук бозуларны алдан кисәтү буенча Ведомстволар комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Аның эшендә хокук саклау органнары һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Алар Лаеш муниципаль районы җирлегендә эшләүче халык дружиналары һәм “Форпост” яшьләр җәмәгать оешмасы эшчәнлегенә караган мәсьәләләрне тикшерде. Лаеш муниципаль районы җирлегендәге миграция шартлары рамкасында торак хуҗалары берләшмәсе (ТХБ) белән идарәче компаниянең чит илләрдән килгән гражданнарның һәм гражданлыкка хокуклары булмаучыларның һәм аларга торак бирүчеләрне, ә шулай ук килүчеләр хезмәтеннән законсыз кулланучыларны контрольдә тоту һәм ачыклауда бергә эшләү мәсьәләләрен карадылар. Тоткынлыктан чыгучылар һәм шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр белән профилактика эшен оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Социаль ярдәмгә, реабилитациягә мохтаҗ кешеләр дә игътибарсыз калмады.

Район халык дружинасы штабы секретаре Чынгыз Рахмакулов доклад ясады.Ул җәмәгать тәртибен саклаучы халык дружинасы эшчәнлегенә хезмәткәрләрне җәлеп итүне активлаштырырга чакырды.

-Авыл җирлекләрендә һәм Лаеш шәһәрендә эшләүчеләр арасында «Иң яхшы халык дружинасы» район конкурсы турында тәкъдим әзерлибез,- дип билгеләп үтте Чынгыз Рахманкулов .

-Без яхшы эшләүчеләрне гел истә тотырга, алар турында сөйләргә һәм дәртләндерергә тиеш.
«Форпост» Лаеш җирлеге үзәге директоры Виктор Озеров яшьләр арасындагы хокук бозучыларга профилактика ясау һәм яшьләрдә хәрби-патриотик тәрбия дәрәҗәсен күтәрү кирәклеге турында сөйләде.

-Интернет челтәрендә, мессенджер һәм социаль челтәрдә милли традицияләр һәм кыйммәтләргә каршы килмәгән мәгълүматларны бастырырга,-дип ассызымлады Виктор Озеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы. Реклама. Җәмгыять Лаеш районы халык дружинасы вәкилләрен бүләкләячәкләр