Яшь активистлар Лаеш районына җыелды
Орел авыл җирлеге “Звездный” лагере базасында “Сәләт” активы мәктәбе”нең күчмә укуы үтә.
Элек “Сәләт” проектларында катнашкан һәм үз үсешен бу берлек белән бәйләргә ниятләгән яшь активистлар Лаеш районына җыелды. “Сәләт” активы мәктәбе” проект һәм актив эшчәнлек белән кызыксынучылар өчен өйрәтү характерында. Иң кызыклы проектлар эшләп бетереләчәк һәм “Сәләт” берлеге кысаларында эшли башлаячак.
ТР яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел саен “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм “Сәләт” яшьләр үзәге тарафыннан сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр катнашында 50дән артык проект үткәрелә.
Нет комментариев