Ничек тәкә сатып алырга һәм авырмаска
җәмгыять

Ничек тәкә сатып алырга һәм авырмаска

Корбан бәйрәменә тәкә сатып алганда, аның симезлегенә генә карамаска кирәк.

Хайванны каян алып килүләре шактый мөһим фактор.

Корбан бәйрәме - мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Быел ул 20 июльдә билгеләп үтеләчәк. Тантананың мөһим элементы - корбан чалу. Ел саен Корбан бәйрәме алдыннан республикага башка төбәкләрдән мөгезле вак терлек кертелә. Әмма хайванны сатып алганда, шуны истә тотарга кирәк: Россия территориясендә хайваннарның кайбер йогышлы авырулары буенча катлаулы эпизоотик хәл күзәтелә.

Мәсәлән, Россия Федерациясенең 33 субъекты мөгезле вак терлекләр тилчәсе буенча имин түгел. Мөгезле вак терлек бруцеллезы буенча - 31 төбәк.

Шуны исәпкә алып, Татарстаннан читтән терлек сатып алганда, республикага хайваннарны кертү буенча түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:

- читтән терлек кертеләчәк төбәк хайваннарның йогышлы авырулары буенча имин булырга тиеш;

- кертү Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш, моның өчен терлек кертү нияте турында алдан ук сорату җибәрелә;

- читтән кертелә торган терлекләрнең һәр партиясенә ветеринар-санитария документы рәсмиләштерелергә тиеш;

- керткәннән соң ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк;

- терлекләр карантин чаралары үтәргә тиеш.

- Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк –  бу билгеле хакыйкать, - ди "Лаеш РДВБ" ДБУ башлыгы Олег Портнов. - Тик еш кына, кызганычка каршы, без аның турында авырып киткәч кенә искә алабыз. Таләпләрне үтәгез, сезнең белән барысы да әйбәт булсын.

 

Фотоны Рәзинә Фаязова бирде.


Лаеш районы. Реклама. Җәмгыять Ничек тәкә сатып алырга һәм авырмаска

Нет комментариев