җәмгыять

Раштуада куелган концерт озакка истә калачак

Никольский авыл мәдәният йортында узган Раштуа концерты чын күңел ачу бәйрәме булды.

Һәр чыгыш сөендерде, һәр артист гаҗәпләндерде. Халык үзенең көндәлек мәшәкатьләрен онытып җаны-тәне белән шушы концертның сихри дөньясына кереп чумды.Син инде җырлар дулкынында тибрәләсең, биючеләр белән җаның бии. Шушы түгелме могҗиза! Һәр елмаю, һәр шатлану, һәр сокланып гаҗәпләнү синең тәнеңне һәм күңелеңне сихәтләндерә. Шушы түгелме тылсым!
Үзешчән актерлар тарафыннан оста итеп башкарылган "Раштуа тарихы"дип аталган театральләштерелгән куелыш тамашачыларны бер мизгелгә ерак тарихка алып керде.Син инде мәдәният йортында түгел, әби-бабаларыбыз чорына барып эләктең. Менә сиңа могҗизалы сәяхәт тә.
Фойеда чыршы янындагы уеннар аерым бер рәхмәткә лаек.Өлкәннәр, ә алар үзләрен балалар кебек хис итеп, балалары белән бергә рәхәтләнеп уйнадылар , конкурсларда катнаштылар. Вәт ичмасам, кызык! Менә кайда ул гаиләдәге дуслык, бер-береңне аңлаучанлык.

Концертлар төрле була, ә менә Никольскийда узган концерт кешеләрдә иң матур хисләрне генә уятты. Бу кичә чарада катнашучылар һәм кунаклар хәтерендә калачак. Тамашачыларның көчле алкышлары һәм елмаюлары оештыручылар өчен иң яхшы бүләк булды. Бердәмлек һәм уртак шатлык хисе матур эшләр тудыра.

Кичәләребез һәм бәйрәмнәребез безне матур гамәлләргә этәрсен.


Раштуада куелган концерт озакка истә калачак

Нет комментариев