Укучыларыбыз күңелле яңалык белән уртаклаша: аларның бакчасына беренче сыйырчыклар пар килеп урнашкан.
— Уткән язда сыерчык оялары элгән идек — менә, быел беренче пар аларның берсен үз итте, — дип сөйли Денис Суханов. — Яңа йортка урнаштылар. Гыйнвар ахырында ук түгел, нәкъ вакытында килделәр. Әлегә икәү генә: ата һәм ана сыйырчык. Вакыйгалар үсешен күзәтеп барабыз.
Яз төгәл расписание буенча килде — сыйырчыклар килде икән, димәк, җылы булачак.
Әгәр сезнең әле сыерчык оягыз юк икән — элегез: бәлки, сезгә дә кунакка килерләр.
Фото авторы: Денис Суханов
Нет комментариев