Ташкирмән мәктәбендә куркынычсызлык культурасы буенча Бөтенроссия ачык дәресләр
җәмгыять

Ташкирмән мәктәбендә куркынычсызлык культурасы буенча Бөтенроссия ачык дәресләр

Ташкирмән мәктәбендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган куркынычсызлык культурасы буенча ачык дәресләр узды.

Нәрсә эшләнгән:

— гадәттән тыш хәлләрдән саклану буенча күнегүләр үткәрелде;
— юлларда куркынычсызлык мәсьәләләре каралды;
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне турындагы фильм күрсәтелде;
— укучылар хәбәр итү һәм янгын сүндерү чараларының урнашу урыннары белән таныштылар.

«Мондый чаралар куркынычсызлыкка җаваплы мөнәсәбәт һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек формалаштыра», — дип билгеләп үтте мәктәп директоры урынбасары Светлана Сержанова.


Нет комментариев