Лаеш районы газетасы коллективы Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булды.
Бүләкләү “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика
агентлыгы коллегиясендә булды.
Утырыш алдыннан “Татмедиа медиамәктәбе” бастырган эш башлаучы журналистлар өчен
ярдәмлекне тәкъдир итү булды. Аны мәктәп җитәкчесе һәм танылган журналист
Александр Третьяков әзерләгән. Ул имза куелган беренче экземплярны ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тапшырды.”Татмедиа” матбугат һәм массакүләм
коммуникацияләр буенча Республика агентлыгының 2021 ел эш йомгаклары һәм 2022
елга бурычлар турындагы докладны ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ясады.
Аның сүзләре буенча, ТР матбугат белән тәэмин ителү буенча Россиядә алдагы
урыннарда.
-Әмма без куллану контентының тулысынча бүленүен аңлыйбыз. Гадәттәге модельләр
җитди үзгәрешләргә дучар булдылар – контентны мобиль китерү каналлары аларның
аерылгысыз бер өлеше, социаль челтәрләр аша укучылар белән туры аралашу, - дип
билгеләп үтте Айдар Сәетгәрәевич. - Элек коммуникатив функция башкарган
соцчелтәрләр хәзер ышанычлы яңа мәгълүматлар чыганагы.
Спикер әйтеп киткәнчә, статистика буенча һәр дүртенче россияле ниндидер дәрәҗәдә
социаль челтәрләрдәге мәгълүмат чарасына ышана. Яшьләр арасында бу тенденция тагын
да ачык күзәтелә. Әмма төп яңалык чыганагы булып Интернеттагы рәсми яңалык
сайтлары кала.
Әсгать Сәфәров “Татмедиа” агентлыгы эш йомгакларына югары бәя бирде.
-Халык белән конструктив диалог булдыру буенча тармак алдында республиканың күп
кырлы эшчәнлеген яктырту буенча торган бурычлар тулаем лаеклы үтәлгән, дип
билгеләде Әсгать Әхмәтович.
Ул шулай ук, цифрлы карарлар өлешендә кемнәрдер булдырган сервисларга юнәлеш тоту-
га гына түгел, үзләренекен булдыру иницативасы булу кирәклегенә дә басым ясады.
Мондый продуктлар кемнәр өчен эшләнгәннәр фикерләрен искә алып эшләнергә тиеш.
Бүләкләү тантанасы утырышның йомгаклау өлеше булды. Массакүләм мәгълүмат
чаралары өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм аны үстерүгә керткән зур өлеше
өчен “ТАТМЕДИА” АҖнең “Камская новь” газетасы редакциясе” коллективына
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде. Редакция коллективы
исеменнән бүләкне баш редактор Денис Суханов алды.
Редакция коллективы моңа кадәрге буыннар салган гадәтләрне сакларга, басманы
үстерергә тырыша.Сезне дә хөрмәтле укучыларыбыз зур бүләк белән котлыйбыз, сез безгә
даими язасыз, үз фотоэшләрегезне һәм видеоларыгызны җибәрәсез, хәбәрләрегез һәм
яңалыкларыгыз белән уртаклашасыз. Без бергә “Камская новь” һәм “Кама ягы”н
кызыклырак итәрбез. Без сезнең өчен язабыз, безнең укучыларыбыз. Без сезнең өчен
эшлибез.
Нет комментариев