Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган әлеге чара Лаешның 1нче гимназиясе базасында узды һәм анда районның сигез мәктәбеннән командалар җыелды.
Лаеш шәһәрендә район мәгариф идарәсе һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге — «Юнармия» йорты тарафыннан оештырылган «Яшь сакчылар» муниципаль сафка тезелү һәм җыр смотр-конкурсы үткәрелде.
Искәртеп үтәбез: өченче урынны Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе командасы алды. Икенче урынга лаеклы рәвештә Олы Кабан мәктәбе ия булды. Муниципаль сафка тезелү һәм җыр смотр-конкурсының җиңүчесе — Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышев исемендәге Сталбище мәктәбе командасы.
«Яшь сакчылар» сафка тезелү һәм җыр смотр-конкурсы призерларын котлыйбыз һәм яңа уңышлар, җиңүләр телибез!
Нет комментариев