Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшьләр көне белән 2020!

Кадерле дуслар! Барыгызны да чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм!

Яшьлек - һәр кеше тормышында кабатланмас чор, ачышлар, хыяллар очышы һәм тормышта үз урыныңны эзләү вакыты. Бүгенге яшьләр тормышка крата зур кызыксыну, бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек, үз-үзләренә конкрет максатлар куя һәм аларга ирешүгә омтыла белүләре белән аерылып тора.

Бүгенге Лаеш районы яшьләре - актив, иҗади, талантлы һәм инициативалы егетләр һәм кызлар. Районыбызның, республиканың һәм илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге сездән тора. Киләсе унъеллыкларда Ватаныбызның нинди булачагы – сезгә, хәзерге 20-30 яшьлек кешеләргә бәйле.

Бу бәйрәм көнендә һәрберегезгә бетмәс-төкәнмәс оптимизмны саклап калуыгызны, энергияле, үз-үзеңә ышанучан һәм һәр яңалыкка ачык булуыгызны телим. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә ышанабыз һәм беләбез: сез сынатмассыз!

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День молодежи Кама ягы поздравление главы

2
X