Иң-Иң якын һәм кадерле кешебез – яраткан ирем, әтиебез, дәү әтиебез Әнәс Гаделҗан улы САБИРОВ!
Иң-Иң якын һәм кадерле кешебез – яраткан ирем, әтиебез, дәү әтиебез Әнәс Гаделҗан улы САБИРОВ! Сине 60 яшь тулу белән котлыйбыз! Сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм имин тормыш телибез.
Туган көнең – юбилеең белән,
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр,
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Изге теләкләр белән хатыны, балалары һәм оныклары Сабировлар, Князевлар, Горзныхлар.
Нет комментариев