Сәфәрне мәктәпнең «Мөстәкыйль балалар» отряды җитәкчесе Алсу Ветохина оештырды. Бу изге чараның төп максаты — бөтен мәктәп белән бергә җыелган ашамлыкларны приютка тапшыру иде.
Укучыларның, ата-аналарның һәм укытучыларның игелеклелеге ярдәмендә этләр өчен шактый зур күләмдә — якынча 20 кг тәмле күчтәнәчләр җыеп китерелде!
Балалар этләргә ашау гына калдырмыйча, үзләренең җылылыгын, назын һәм игътибарын да бүләк иттеләр. Этләрнең бәхетле күзләрен күрү һәм аларның рәхмәтле булуын тою — укучылар өчен чын шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелектән зур шатлык тою дәресе булды.
Мәктәп һәм «Яхшы тәпи» приюты җитәкчелеге җим җыюда катнашкан һәм битараф калмаган һәркемгә олы рәхмәтен белдерә. Без бергә дөньяны игелеклерәк итәбез. Бергәләп игелек кылу — Каип мәктәбенең гүзәл һәм җылы традициясе булып тора.
Нет комментариев