Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

"Камская новь" ка - 100 яшь

08 декабря 2020, 11:00

493

0

0

"Камская новь" ка - 100 яшь

«Камская новь» газетасы коллективын беренче номерның дөнья күрүенә 100 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм.

Лаеш районы газетасы бер гасыр дәвамында укучылар арасында популяр һәм сорау зур булган басма булып кала. Камская новь үз битләрендә район, республика, ил тарихын сурәтли. Йөз ел эчендә газетаның исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, мәкаләләрнең югары сыйфаты, заман белән бергә атлау теләге һәм укучылар аудиториясенә ихтирамлы мөнәсәбәте үзгәрешсез кала.

Лаеш районы тормышында мөһим вакыйгаларга катнашы булу, бурычка профессиональ хезмәт итү һәм объективлык «Камская новь»ны аерып торучы сыйфатлар булды һәм шулай булып кала да. Редакциядәге хезмәт зур тырышлык, профессиональлек, төгәл иҗтимагый позиция һәм иҗади илһам таләп итә. Газета укучыларның абруен казану - сезнең эшчәнлегегезгә иң югары бәя. Бу очраклы гына түгел, чөнки редакция коллективында үз эшләре белән мавыккан, тынгысыз, битараф булмаган, чын профессионаллар эшләде һәм эшли, алар үз тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләргә тапшыра, тормышларын журналистикага багышлаган кешеләрне олылый.

Лаеш районы газетасы мәгълүмат алу чыганагы, безнең тирә-якта барган вакыйгалар елъязмасы гына түгел, ә мәгърифәтчелек функциясен дә үти. «Камская новь» беркайчан да бер урында тормый: аудиториянең сорауларына оператив җавап бирә, мәгълүмат тапшыруның яңа, кызыклы формаларын эзли, район халкы өчен мөһим проектларны тормышка ашыра.

Газета юбилее кебек истәлекле көндә авторлык коллективына муниципаль хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлек һәм Лаеш районы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә. Безнең нәтиҗәле хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам.

Камская новьхезмәткәрләренә һәм ветераннарына чын күңелдән күп кызыклы яңалыклар һәм әңгәмәдәшләр, аудитория үсеше, яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен көч-куәт телим.

 

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев