Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне белән!

08 июля 2020, 09:05

642

0

0

Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне белән!

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезне чын күңелдән якты гаилә бәйрәме белән котлыйм!

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, туганнар һәм якыннар турында кайгырту – һәр кеше тормышында төп кыйммәтләр. Алар тормышыбызны мәгънә белән тулыландырып торалар, бәхет һәм шатлыкны тулысынча аңларга, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә булышалар. Без һәр кеше бер-берсен кадерли һәм ярата, гаилә кыйммәтләрен кадерләп саклый, аларны киләсе буыннаргатапшыра торган мөнәсәбәтләргә омтылырга тиеш.

Без үзара хөрмәт һәм фидакарьлек хөкем сөргән районыбызның хезмәт династияләре белән горурланабыз. Күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә алган балаларны тәрбияләүдә үз өстенә җаваплылык алучыларга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу - хөрмәткә лаек бөек хезмәт.

Кадерле якташлар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә учагының җылысын һәм какшамаслыгын, зур гаилә бәхете, гармония һәм татулык телим!

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев