Әниләр көне белән!
Әни - кеше үз тормышында әйткән беренче сүз ул. Һәм безнең гомеребез буена беренче булып кала.
Безнең һәркайсыбыз өчен әни – иң якын, иң газиз һәм иң яраткан кешебез. Ул бар гомерен балаларына багышлый, аларны бәла-казалардан сакларга тырыша.
Кадерле хатын-кызлар, яраткан әниләребез! Сезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән котлыйм. Сезне туганнарыгыз һәм якын кешеләрегез кайгыртуы чолгап алсын, ә көнегез елмаюдан башлансын.
Һәрчак киң күңелле, безне аңлый торган, сизгер һәм газиз кешебез булып калыгыз! Бәйрәм белән!
Лаеш район башлыгы М.П. Афанасьев.
Нет комментариев