“Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” (МГЕР) Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең күчмә сменасы Матюшинода “Идел” Яшьләр үзәге базасында үтте.
Сменаның төп максаты - Казан яшь гвардиячеләрен проект эшчәнлегенә өйрәтү. Өч көн эчендә егетләр һәм кызлар командага оешу, дәүләт төзелеше һәм креатив фикерләү өлкәсендә үз компетенцияләрен күтәрделәр. Активистлар заманча шартларда сәяси һәм икътисади хәлләр турында чыгышлар тыңладылар.
Алар беренче эш көнендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина белән очраштылар. Шулай ук МГЕРның Казан җирле бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов белән аралаштылар һәм оешма эшчәнлеге юнәлешләре белән якыннан таныштылар.
Икенче көн дә продуктлы булды. Яшь гвардиячеләр Татарстан Республикасының IV чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев белән очраштылар һәм “Махсус хәрби операция: сәбәпләре һәм тарихи алшартлары” темасына фикер алыштылар. Алар шулай ук икътисад фәннәре кандидаты Марат Җәләлтдиновның “Махсус хәрби операция дөнья икътисадында” темасына лекция тыңладылар.
Йомгаклау көнендә яшь кешеләр командага берләшүгә һәм тупланганлыкка квест үттеләр
Нет комментариев