Исерек килеш машина белән идарә иткән өчен нинди җәза булырга мөмкин Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Линар Галләмов хәбәр итә.
- Исерек килеш машина белән идарә иткән өчен машина йөртүче хокукларыннан гына мәхрүм ителми.
Исерек килеш руль артына утырган кеше машина идарә итүдән 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф (РФ КоАП 12.8 ст. 1 ө.) рәвешендә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Автомобиль белән идарә итүче исерек хәлдә булган затка (РФ КоАП 12.8 маддәсенең 2 өлеше), шулай ук исереклек халәтен тикшерүдән баш тарткан өчен дә шундый ук җаваплылык каралган (РФ КоАП 12.26 ст.1 ө.).
Исерек хәлдә кабат идарә иткән өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Нет комментариев