Криминоген хәлгә анализ ясалды
Лаеш районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды
Ул Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов рәислегендә үтте. Район территоясендәге криминоген хәлгә анализ ясалды һәм урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук бозулар торышы турында мәгълүмат тыңланды. Комиссия әгъзаларын курорт сезонына әзерлек дәрәҗәсе, балаларның җәйге яллары һәм мәшгульлеге ничек оештырылуы, җәмәгать тәртибен саклау дәрәҗәсе һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев