«Яшь архивчы мәктәбе» проекты яшьләр арасында архив эшен популярлаштыруга һәм Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән.
Әлеге чара Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә оештырылды. Экскурсия мәктәп укучылары өчен туган як тарихы белән танышу һәм документаль мирасыбызның ничек саклануын белү мөмкинлеге бирде. Архив хезмәткәрләре балаларга фондларда нинди документлар саклануы, аларны саклау шартларына нинди таләпләр куелуы турында сөйләделәр. Шулай ук балалар архив материалларының иминлеге ничек тәэмин ителүен белделәр.
Шәҗәрә һәм Дәүләт символлары
Чарада аерым игътибар «Минем шәҗәрәм» конкурсына бирелде. Ул гаилә традицияләрен саклауга һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга юнәлдерелгән. Мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн турында да сөйләделәр һәм республиканың дәүләт символларын күрсәттеләр.
«Истәлек» мәгариф порталы
Очрашу кысаларында укучыларга «Истәлек» мәгариф порталын тәкъдим иттеләр. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты белән берлектә «Татармультфильм» студиясе тарафыннан эшләнгән. Грант ярдәме кысаларында архив алган интерактив җиһазларда балаларга Татарстанның дәүләт символлары турындагы мультфильмның бер сериясен күрсәттеләр.
Нет комментариев