Лаеш районы укучылары «Дуслык тәпие» суздылар
җәмгыять

Лаеш районы укучылары «Дуслык тәпие» суздылар

Каип мәктәбенең яшь активистлары Урта Девятово авылындагы «Добрая лапа» хайваннар приютында кунакта булдылар.

Мәктәпнең 3 нче сыйныфыннан алып 9 нчы сыйныфына кадәр укучылар, алар арасында «Мөстәкыйль балалар» отряды активистлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары, дүрт аяклы дусларны күрергә дип юлга чыктылар.

Сәфәрне мәктәпнең «Мөстәкыйль балалар» отряды җитәкчесе Алсу Ветохина оештырды. Бу изге чараның төп максаты — бөтен мәктәп белән бергә җыелган ашамлыкларны приютка тапшыру иде.

🐾

Укучыларның, ата-аналарның һәм укытучыларның игелеклелеге ярдәмендә этләр өчен шактый зур күләмдә — якынча 20 кг тәмле күчтәнәчләр җыеп китерелде!

Балалар этләргә ашау гына калдырмыйча, үзләренең җылылыгын, назын һәм игътибарын да бүләк иттеләр. Этләрнең бәхетле күзләрен күрү һәм аларның рәхмәтле булуын тою — укучылар өчен чын шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелектән зур шатлык тою  дәресе булды.

Мәктәп һәм «Яхшы тәпи» приюты җитәкчелеге җим җыюда катнашкан һәм битараф калмаган һәркемгә олы рәхмәтен белдерә. Без бергә дөньяны игелеклерәк итәбез. Бергәләп игелек кылу — Каип мәктәбенең гүзәл һәм җылы традициясе булып тора.

Фото: Каип мәктәбе җәмәгатьчелеге

© 2026 Лаеш районы мәктәп яңалыклары.


Лаеш районы укучылары «Дуслык тәпие» суздылар

Нет комментариев