Тантана республикада игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган концерт кысаларында узды.
«Батырлыкны һәм хезмәтне данлыйбыз» дигән бәйрәм чарасы 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы мәдәният йортында үтте. Кичә буе авыл халкы өчен яраткан җырлар, күңелгә үтеп керерлек төрле көйләр яңгырады. Залда буыннарны берләштерүче уртак бердәмлек мохите хөкем сөрде.
Кичәнең төп вакыйгасы — Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатлары сертификатларын тапшыру булды. Аларны тырыш хезмәтләре, үз эшләренә турылыклы булганнары һәм туган якка чиксез мәхәббәтләре өчен аерып билгеләп үттеләр.

Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова ассызыклаганча, бу елның иң мөһим вакыйгасы — үзләренең көндәлек хезмәтләре белән район, үз предприятиеләре, авыл-гаиләләре һәм, әлбәттә, Ватаныбыз иминлеге өчен тырышучы кешеләр ул.

Фото: Александровка авыл җирлеге
Нет комментариев