Лаеш районында нарат үсентеләре утырталар
җәмгыять

Лаеш районында нарат үсентеләре утырталар

Лаеш урманчылыгында үсентеләр утыртуга керештеләр.

Кичә дәүләт урман фондында урман утырту башланды. Лаеш участок урманчылыгының 3 нче бүлегенең 23 нче кварталында 0,7 гектар мәйданда нарат үсентеләре утыртылды.

Ә 2024 елның 4 маенда «Җиңү бакчалары» акциясе кысаларында ылыслы агач үсентеләре утыртылачак. Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Лаеш районында 50 меңгә кадәр агач утыртылачак.


Нет комментариев