2023 елның 16 гыйнварында Лаеш бала тудыру йортыннан Гөлшат Сарбаеваны һәм аның кызы Аделинаны чыгардылар.
Автор фотосы
Беренче сабый туу – зур бәхет ул. Сабый белән ананы әбисе, бабасы, кыз туганнары һәм дуслары каршылады. Әмма әтисе Николай килә алмады – ул СВО зонасында. Гаилә башлыгы хатыны һәм кечкенә кызы янына кайтырга җыена. 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында яшәүче Сарбаевлар гаиләсен котларга Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов та килде.
- Сезне беренче балагыз белән котлыйм. Кыенлыклар булса – шалтыратыгыз. Булышырбыз, - дип ышандырды Илдус Фатыйхович.
Яшь гаиләне яхшы белгән башлык урынбасары Татьяна Борһанова сабыйны алып чыкканда аларга соклануын әйтте:
- Сез тырышлар, терлек тотасыз. Сез эшчән гаилә. Ир – аерым тарих! Николай уңган егет. Ул үз тирәсенә егетләр төркеме җыйды. Аның йөзендә һәрчак елмаю. Уңышлар, сәламәтлек, матур тормыш телим.
Нет комментариев