Республика ярышларында Лаеш яшь армиячеләре алтынчы урын алдылар.
җәмгыять

Республика ярышларында Лаеш яшь армиячеләре алтынчы урын алдылар.

Cоветлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе укучылары командасы Ватан Геройлары көненә багышланган спортның хәрби-гамәли төрләре ярышларында катнашты.

Лаеш яшь армиячеләре республика ярышларында алтынчы урын алдылар.

Ярышларда Казан һәм Татарстан районнары мәктәпләреннән 15 команда көч сынашты. Яшь армиячеләр һәм кадетлар Калашников автоматын сүтү-җыюда, магазинны өйрәнү патроннары белән коруда һәм бушатуда, төеннәр бәйләүдә, туристлар карабиннарыннан чылбырлар җыюда, пневматик винтовкадан атуда, контроль-көч күнегүләр үтәүдә ярыштылар. Ярышлар йомгаклары буенча безнең район командасы алтынчы урынга чыкты.


Лаеш районы

Нет комментариев