Ташкирмән мәктәбендә соңгы кыңгырау
җәмгыять

Ташкирмән мәктәбендә соңгы кыңгырау

Ташкирмән мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен тантаналы линейка — соңгы кыңгырау булды.

Бу көн-шатлык, дулкынлану һәм бераз сагыш белән тулы үзенчәлекле бәйрәм. Төп геройлар тугызынчы сыйныф укучылары булды. 

Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары исеменә укытучылардан һәм кайгыртучан ата-аналардан җылы сүзләр, изге теләкләр яңгырады. Класс җитәкчеләре Валентина Сабанаева һәм Альмира Габидуллинаның үгет-нәсыйхәт сүзләре аеруча истә калды. Аларның мөрәҗәгатьләре бик дулкынландыргыч һәм ихлас иде.

Традиция буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр: алар җырлар башкардылар һәм бер тамашачыны да битараф калдырмаган күңелгә үтеп керерлек вальс биеделәр.

«Соңгы кыңгырау бәйрәме һәркем өчен якты һәм шатлыклы истәлек булып калсын! Чыгарылыш сыйныф укучыларына чын күңелдән укуларында һәм хезмәтләрендә уңышлар, кояшлы көннәр, яхшы кәеф һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын телибез! Мәктәп сезнең өчен һәрвакыт туган йорт булып калсын!»- шундый сүзләр белән укытучылар үзләренең укучыларын яңа, олы тормышка озаттылар.

Фото: Ташкирмән мәктәбе


Ташкирмән мәктәбендә соңгы кыңгырау

Нет комментариев