Хәзерге шартларда балаларны урамда һәм юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү аеруча мөһим.
«Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы» кысаларында җәяүлеләр өчен юл кичүләре буенча экскурсия узды. Яшь хәбәрче Софья юлны ничек дөрес кичү турында сөйләде.
— Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен практикада ныгыттылар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм чараларын кабатладылар, юл хәрәкәтен оештыруда җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы модельләрен эшләделәр, — дип аңлатма бирде ЮИД отряды җитәкчесе Ольга Филиппова. — Балаларга бик ошады!
Нет комментариев