Волонтерлар Лаеш районында 15 мең яшь агач утыртты
җәмгыять

Волонтерлар Лаеш районында 15 мең яшь агач утыртты

Акциянең төп максаты — «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында бөтен ил буенча кимендә 70 миллион агач утырту.

10 октябьдә Россиядә «Урманны саклыйк» экологик акциясе сигезенче тапкыр узды.

Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, агач утырту чаралары узды. «Урманны саклыйк» акциясен үткәрү өчен республикада 100 мәйданчык оештырылды. Аларның икесе Лаеш районында булды. Беренчесе Вороновка авылы янындагы Матюшино участок урманчылыгында, икенчесе — Орел авылы янында урнашкан иде. Бирегә 350 волонтер килде, алар яшь чыршылар һәм наратлар утыртты.

Чара инде берничә ел дәвамында төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштереп, урманнарны киләчәк буыннар өчен сакларга ярдәм итә. Игелекле эшкә Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, Дәүләт архив комитеты, Дәүләт алкоголь инспекциясе, Экология һәм табигать ресурслары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары хезмәткәрләре кушылды. Бергәләп алар якынча 15 мең үсенте утыртты. Гомумән алганда, республикада 250 гектардан артык мәйданда төрле токымдагы 1 миллионнан күбрәк агач утырту планлаштырыла.

Гомумән алганда, республикада 250 гектардан артык мәйданда төрле токымдагы 1 миллионнан күбрәк агач утырту планлаштырыла.

Күпләр гаиләләре белән килде, балаларын да алып чыкты. Бу әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга керткән өлеш кенә түгел, үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүнең дә күркәм үрнәге булды. Мондый чаралар татарстанлыларның социаль җаваплылыгын һәм туган якның табигый байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклауга шәхси үрнәкләре белән ярдәм итәргә әзер булуларын күрсәтә.

Һәр яңа агач — саф һавага һәм илебезнең табигый байлыкларын торгызуга таба ясалган бер адым. Һәркайсыбызның өлеше мөһим: елның теләсә кайсы көнендә агач, куак яки чәчәк утырту — игелекле һәм саваплы эш. Әйдәгез, Җирне яшел килеш саклыйк, киләчәк буыннарга якты һәм саф һава сулый торган киләчәк булдырыйк!


Волонтерлар Лаеш районында 15 мең яшь агач утыртты

Нет комментариев