Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Документлар

Ана капиталы буенча өлешләрне ипотеканы каплаганчы бүләргә була

Татарстан Росреестрыннан хәбәр итүләренчә, ведомствога гражданнардан кредит исәбенә алынган торак бинадан кредит түләгәнче һәм ипотеканы каплаганчы өлеш бүлүне сораган үтенечләр белән мөрәҗәгатьләр килә.

Бу уңайдан шушы мәсьәлә тикшерү өчен Росреестрга кертелде. Россия хезмәт министрлыгыннан, Росреестрдан, шулай ук Татарстан Республикасы прокуратурасыннан алынган аңлатмаларга ярашлы төстә, кредит акчаларын һәм ана (гаилә) капиталы акчаларын файдаланып алынган милектә булган торак бина өлеше күләмен билгеләү турындагы килешү төзү кредитны тулысынча түләгәнче һәм ипотека турындагы теркәү килешүен каплаганчы залог тотучының шундый килешү төзүгә ризалыгы булганда гына мөмкин. Башкача әйткәндә, өлешләр бүлгәнче банк ризалыгы булу зарур.

- Ана капиталына дәүләт сертификаты бирү балалары булган гаиләләргә лаеклы яшәү шартлары булдыруга юнәлтелгән өстәмә дәүләт ярдәме булып тора, - дип сөйли Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. – Ипотека, үз чиратында, залог тотучыга кредит килешүе буенча бурыч суммасы түләүне тәэмин итә. Шул ук вакытта кредит килешүен үтәү срогы шактый озакка сузылган характерда: ипотеканы 10 елга, 15, 20 һәм хәтта 30 елга алалар. Шулай итеп, әти-әниләрнең өлеш бүлү буенча вазифаларын үтәү балалар балигъ булганнан соңда була ала.

Экспертлар фикере буенча, бу яңалык  эш башкаруларны гадиләштерә һәм ана капиталы акчаларын тормыш шартларын яхшыртуга тоткан күп гаиләләрнең хәлен җиңеләйтә. Эш менә нәрсәдә, ипотеканы түләп бетергәнче балаларга өлеш бирү мөмкинлеге булмау күчемсез милек объектын сатуда кыенлыклар тудыра. Кагыйдә буларак, заемчыга башта ипотека бурычын каплау өчен акча табарга кирәк, аннан соң гына барлык гаиләне өлешләр белән тәэмин итү кирәк һәм фәкать шуннан соң гына күчемсез милек объектын сатарга була.

 Ипотека бурычын  түләгәнче өлеш бирү квартирны тизрәк сату мөмкинлеге бирә. Күп кенә банкларда хәзер ипотека квартирын сатып алу программасы эшли, анда милек хокукына күчкәнче ипотека бурычын алдан түләү зарурлыгы юк. Шуңа күрә заемчыларга  сату-сатып алуны тормышка ашыру юридик яктан күпкә ышанычлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев