Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

ГИМС хезмәткәрләре балаларга үзеңне суда тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Лаешның 3нче мәктәбенең “Рябинка” мәктәп яны лагерында ял итүче балалар белән су объектларында иминлек чараларын саклау буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.

ГИМСның Лаеш участогы инспекторлары балалар белән пратик дәрес уздырдылар. Балалар үзеңне суда тоту кагыйдәләрен кабатладылар, кирәкле күнекмәләр алдылар, су өстендә була торган һәлакәтләрне тикшерделәр. Мондый очрашулар кирәк, чөнки балалар иминлеген тәэмин итү төбәк коткару ведомствосының өстенлекле бурычы булып тора.

Балалар аз үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән кызыксынып шөгыльләнделәр, чөнки форма кигән кешеләр ышаныч һәм хөрмәт уята. Очрашу коткаручылар эше белән танышудан башланды. ГИМС инспекторлары балаларга үзләренең эшләре, мәшәкатьләре турында сөйләделәр.

Инспекция хезмәткәрләре яшь ял итүчеләргә суда иминлек кагыйдәләрен җәй көне генә түгел, кышлый да сакларга кирәклеген искәрттеләр. Әңгәмә барышында балалар бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне  онытмаска кирәклеген, салкын суның нинди куркыныч янавын белделәр, суда һәлакәткә очраганда үзеңне дөрес тоту хакында тыңладылар.

Балаларга билгеле бер һәлакәттә кирәк булган коткару чараларын күрсәттеләр. Коткару түгәрәге һәм жилетлар киеп карау балаларга ошады.

-Балалар белән мондый җанлы аралашу аларның су объектларындагы иминлеген тәэмин итә, уңай нәтиҗәләр бирә – үз иминлегеңне саклау кагыйдәләрен белү аеруча мөһим, дип билгеләп үтте Лаешның 3нче мәктәбе “Рябинка” мәктәп яны лагеры начальнигы Вәзирә Медведева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ГИМС хезмәткәрләре балаларга үзеңне суда тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.