Исерек йөртүче турында QR-код ярдәмендә хәбәр итеп була
Юлларны имин итү өчен исерек йөртүчеләргә каршы бергәләп көрәшү кирәк.
Статистика буенча, 2021 елда Россиядә һәр тугызынчы юл һәлакәтендә исерек машина йөртүче катнашкан.
Аларда илебез юлларында һәлак булучыларның һәр бишенчесенең гомере өзелгән. Исерек йөртүчеләр гаебе белән кемнәрнеңдер балалары, әтиләре, әниләре, кыз туганнары һәлак булган. Бу гаиләләрдәге кайгы. Бу ятим калган балалар. Безнең беребез дә юлда яки җәяүлеләр үтү урынында исерек йөртүче белән очрашудан иминиятләнмәгән. Шуңа күрә аек булмаган йөртүчеләр катнашында һәлакәтләрне киметү уртак эшебез. Бар җәмгыять бу эшкә кушылырга тиеш.
-Гражданнар ярдәмендә генә без исерек йөртүчеләр гаебе белән булган һәлакәтләр санын киметә алачакбыз, - дип басым ясый Лаеш ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф Закиров. – Бу QR-кодтан файдаланып Telegram битенә исерек йөртүчеләр турында хәбәр җибәрергә була. Бу төркемгә хәбәр язучыны фәкать аның администраторы – ЮХИДИ хезмәткәре генә күрә. Барыгызны исерек машина йөртүчеләр белән көрәшкә кушылырга чакырам. Әгәр машина яки башка транспорт чарасы руле артында исерек кешене күрсәгез, төркемгә хәбәр итегез. Бәлки моның белән сез кешеләрне үлемнән саклап калырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев