Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

РФ Җинаятьләр Кодексындагы үзгәрешләр машина йөртүчеләргә кагыла

Россия законнарында нинди үзгәрешләр булды һәм алар юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагыламы, без бу хакта Россия ЭЭМның Лаеш район бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Айрат Кәримов белән сөйләшәбез.

Айрат Геннадьевич, 2021 елның 30 декабрь Федераль законы белән РФ Җинаятьләр Кодексына үзгәрешләр кертелде. Сүз нәрсә турында бара?

-Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексына 264.2 “Административ җәза алган һәм транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы турында”гы маддә өстәлде. Сүз тизлекне арттырган һәм каршы хәрәкәт юлына яки трамвай юлына чыккан өчен җәзаны кырысландыру турында бара. Бу кагыйдәләрне моңа кадәр бозган өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат кабат бозганда ул җинаять җәзасына тарту өчен нигез була.

Ә моны чагыштырып буламы?

-Законга үзгәрешләр кергәнче бу административ хокук бозуларны транспорт чарасына идарә итүдән мәхрүм ителгән зат кабат бозганда, идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителә иде. Ә хәзер РФ Җинаять Кодексы маддәләренә ярашлы төстә җәза турында карар чыгаралар.

 Элек мондый административ бозулар өчен машина йөртү хокукыннан 1 елга мәхрүм итәләр һәм 5 мең сумга кадәр штраф бирәләр иде. Хәзер бозучыларга 200 меңнән 300 меңгә кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан ике елга кадәр чордагы хезмәт хакы яисә башка кереме кадәр штраф рәвешендә җәза бирелә. Моннан тыш аны билгеле бер вазифа биләүдән яки өч елга кадәр билгеле бер эшчәнлек алып барудан мәхрүм итәләр. Шулай ук 480 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр дә күздә тотыла. Барлык хәлләрне исәпкә алып хөкем ителүчене ике елга иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Мондый җинаятьләр өчен хөкем ителгән машина йөртүчеләргә җәза бирү аерым пунктта билгеләнгән. Аларга карата җәза тагын да каты: 300 мең сумннан 500 меңгә кадәр яки ике елдан өч елга кадәр алган хезмәт хакы яки башка кереме кадәр штраф бирелә һәм шул ук вакытта аерым бер вазифаларны биләү  яки алты елга кадәр кайбер эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү. Төзәтү эшләре срогы ике елга кадәр озайтыла. Кайбер вазифаларны 6 ел били алмый. Ә иректән мәхрүм итү срогы өч елга кадәр.

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен мондый чаралар кабул ителә?

-Закон чыгаручы үз алдына җәзаны кырысландыру максаты куймый, ә бәлки юл хәрәкәте кагыйдәләрен яңадан бозуны кисәтүне күздә тота. Шушы ике бозу авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе булып тора. Бәлки мондый зур штрафлар үз тормышын һәм юл хәрәкәтендә башка катнашучыларның гомерен куркыныч астына куеп тизлекне арттырганчы яки каршы хәрәкәт юлына чыкканчы кешене уйланырга мәҗбүр итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РФ Җинаятьләр Кодексындагы үзгәрешләр машина йөртүчеләргә кагыла