Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәүләт программалары район үсешенә ярдәм итә

Дәүләт программаларын тормышка ашыруда актив катнашу - Лаеш районын аерып торучы үзенчәлек.

Җирле хакимият органнарының җайга салынган эше һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме ТРда гамәлдә булган 50 программаның 21ен уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.

2020 елда районда торак төзелеше программасы уңышлы тормышка ашырылды. Торак тапшыру планындагы 160 мең кв.м. урынына фактта 192,8 мең кв.м. файдалануга тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды линиясе буенча Габишевода “Төньяк” 56 квартирлы ике торак йорт төзелә. Аларны файдалануга тапшыру 2021 елның 2-3 кварталына планлаштырылган.

«Демография» милли проекты кысаларында Усады авылындагы «Көньяк парк» микрорайонында 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» балалар бакчасы ачылды. Шунда ук «Мәгариф» федераль проекты кысаларында 500 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Олы Кабан урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт ясалды.

Район үзәгендә «Лаеш-Арена» боз сарае ачылу бар район өчен чын Яңа ел бүләге булды. Татарстанда иҗтимагый киңлекләр программасын гамәлгә ашыру кысаларында Лаешта Экстрим-парк төзелде. Бу ике спорт корылмасы шәһәр кешеләренең яраткан ял итү урыннарына әверелде.

Орелда фельдшер-акушерлык пункты, Кече Кабан авылында авыл җирлеге советы бинасы, Столбищеда баскетбол һәм волейбол уеннары өчен спорт мәйданчыгы төзелде. Лаешта муниципаль архив һәм дүрт торак пунктта алты күп квартирлы йорт капиталь ремонтланды.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында дүрт яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Торак пунктларда яктырту һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырдылар. ТР су хуҗалыгы комплексын үстерү программасы буенча Имәнкискәдә яр ныгыту эшләре тәмамланды, 25 Октябрь исемендәге совхозда урнашкан гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалды.

Алты авыл җирлегендәге тугыз ишегалдында «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырылды. Кече архитектура формаларын (МАФ) урнаштыру язга планлаштырылган.

Юл эшләре программасы буенча җирле әһәмияттәге 10 км дан артык юл, республика һәм федераль әһәмияттәге 18 км юл төзелде һәм ремонтланды.

Районның социаль-икътисади үсешенә Казан һәм Мәскәүне тоташтырачак яңа М-12 автомобиль юлы төзелеше хезмәт итәчәк. Ул "Европа-Көнбатыш Кытай" магистрале эре проектының бер өлеше булып тора.

Лаеш муниципаль районында дәүләт программаларын актив тормышка ашыру аны заманча, уңайлы һәм җәлеп итүчән итә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама лаеш арена