Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Без бергә” – халык иҗаты фестивале

“Без бергә” халык иҗаты республика фестиваленең муниципаль этабында Лаеш районының ике йөздән артык баласы катнашты.

Балалар җиңү өчен ике яшь төркемендә (кече һәм өлкән) түбәндәге номинацияләрдә көч сынаштылар: “Хореография”, “Халык вокалы”, “Вокаль ансамбль”, “Иҗади гаилә”, “Сәнгатьле уку”, “Модалар театры”, “Театральләштерелгән иҗат”. Шулай ук “Россия сувенирлары” декоратив-гамәли күргәзмә дә оештырылган иде.

-7 яшьтән 18гә кадәр катнашучылар конкурсның мәктәп туры нәтиҗәләре буенча сайлап алынды, - дип сөйли мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина. – Икенче этапта ике йөздән артык бала катнашты. Матур чыгышлары, осталыклары белән алар жюрины шаккатырдылар. Моннан тыш гаиләләр һәм педагоглар да үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Фестивальдә иң мөһиме – бу милли халык иҗаты. Шуңа күрә дә сәхнәдә Татарстанда яшәүче халыклар җырлары яңгырады, милли биюләр башкарылды.

Жюрига җиңүчеләр һәм призерларны билгеләү җиңел булмады. Конкурс ярыш характерында булуга карамастан, катнашучылар һәм тамашачылар халык иҗаты бәйрәмен яратып кабул иттеләр. Җиңүчеләр “Без бергә” республика фестиваленең зона этабында район данын яклаячаклар. Ул онлайн режимда үтәчәк. Язмалар жюри хөкеменә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Без бергә