Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Кыш лирикасы

Район мәдәният йортының алсу кунакханәсендә раштуа алдыннан шигырьләр һәм музыка яңгырады.

Фотоны Зөһрә Лезина бирде

Александр Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены  һәм Лаеш ветераннар советы активистларына Яшел Үзәндә яшәүчеләр кунакка килде: музыкант, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Евгения Королькова һәм шагыйрә, Россия язучылар берлеге әгъзасы Алена Жилкина. Кунакларны пироглар һәм үзешчән “С песней по жизни” ансамбле башкаруында музыкаль сәламләү белән каршыладылар.

Артистлар Яшел Үзәннең “Әдәби стихия” мәдәни проектын тәкъдим иттеләр. Алар килүчеләргә “Кышкы лирика” дип аталган музыкаль-шигъри программа бүләк иттеләр. Алена Жилкинаның үзе иҗат иткән шигырьләре, Евгения Королькова башкарган классик гитара өчен музыкаль композицияләр һәм чит ил композиторлары әсәрләре очрашуга килгән кешеләрне таң калдырды.

Кунаклар лаешлыларны Евгений Ларичев, Виталий Харисов, Рене Бартоли, Эрик Клэптон музыкаль әсәрләре белән таныштырдылар һәм совет кинотасмаларыннан күңелгә якын булган көйләрдән попурри тәкъдим иттеләр, зал аларга кушылып җырлады.

Программаның шигъри өлеше кышкы матурлыкка һәм серлелеккә багышланды һәм “Русская зима”, “Зимний лес”, “Январь”, “Зимняя сказка”, “Новогодняя”, “Снаружи и внутри”, “Морозко и березка” шигырьләре һәм татар телендә “Кар ява” шигыре яңгырады. Программа азагында тамашачылар кунаклар белән бергә гадәти яңа ел җырын “В лесу родилась елочка”ны җырладылар.

Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина концерт программасы өчен кунакларга рәхмәт әйтте. Алкышлар астында кунакларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. Чарадан соң яшел үзәнлеләрне Гавриил Державин исемендәге Лаеш ягы музее экспозицияләре белән таныштырдылар. Экскурсияне аның директоры Фәридә Мортазина үткәрде.

Яшел Үзән кунаклары җылы кабул итүне бәяләделәр һәм яңа концерт программасы белән һәм яшь талантлар белән килергә сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев