Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш кул эшләре остасы өлкәннәрне дә, балаларны да гаҗәпләндерә

Район мәдәният йортында Лиса Ершованың бәйләнгән уенчыклары күргәзмәсе булды.

Зөһрә Лезина фотосы

Лариса Андреевна инде җиде ел дәвамында “Кама таңнары” хорында катнаша һәм биш ел буе Лаеш шәһәре үзәк район китапханәсендә “Дуслар” иҗат түгәрәгенә йөри.

Күргәзмә кунакларына "Кулларга эш, ә йөрәккә-шатлык!" дигән үз әсәрләрен булдыру, теге яки бу персонаж ясау өчен идеяләр тудыру турында сөйләде. Александр Денежкин исемендәге Балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесе-чараны алып баручы Зөһрә Лезина, бәйләнгән уенчыклар булдыру тарихы турында  чыгыш ясады.

Очрашу күңелле һәм нәтиҗәле узды. Катнашучылар табышмакларны һәм шарадаларны бик теләп чиштеләр. Кама таңнары хоры катнашучылары кулларына уенчыклар тотып шигырьләр укыдылар һәм фотога төштеләр.

Күргәзмәдә 30дан артык эш тәкъдим ителде. Алып баручы Лариса Андреевнага барлык катнашучылардан рәхмәт белдерде. Чиксез иҗаты һәм осталыгы өчен җитәкчегә рәхмәт хаты, бүләк һәм Алтын кулсынын тапшырдылар.

Очрашу чәй мәҗлесе белән тәмамланды. Кунаклар, онытылмаслык, якты тәэсирләр алып, оештыручылардан мондый күргәзмәләрне ешрак үткәрүләрен сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш мәдәният йорты Зөһрә Лезина