Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Ата-бабаларны онытмыйбыз һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итәбез

Лаеш районының гаилә династияләре үз традицияләрен тәкъдим иттеләр

Район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы узды.
«Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә фестивале 2019 елдан бирле гамәлдә. Быел безнең районда бу фестивальгә өч гаилә килде: Вершининнар (Урта Девятово), Артемьевлар (Орел) һәм Насыйровлар (Атабай). 

Фестивальнең беренче этабы район мәдәният йорты фойесында узды. Бу этапны «тәмле» этап дип атарга була иде, чөнки һәр гаилә үзләренең иң шәп ризыкларын әзерләгән. Вершининнар жюри әгъзаларын пицца, балык деликатеслары һәм чиста чишмә суы белән сыйладылар. Артемьевлар кәбестә, җиләк пироглары һәм тутырылган балык әзерләгәннәр. Ә Насыйровлар традицион татар ашлары-бавырсак һәм гөбәдия белән каршы алдылар. Барлык ризыклар да лаеклы бәяләнде. Аларны сынап карарга теләүчеләр дә күп булды.

Икенче этап инде сәхнәдә узды. Һәр гаилә мини-фильм һәм иҗади номер әзерләгән. Урта Девятово вәкилләре гаиләгә багышланган җыр башкардылар. Ә Орелдан килгән гаилә чын фәнни тикшерү үткәргән, гаиләнең 1736 елга кадәр шәҗәрәсен торгызганнар. Ә аларның гаиләсендә буыннан — буынга реликвия- сарафан тапшырыла, аңа инде ике йөз ел икән. Атабайлыларның да презентациясе бик кызыклы һәм бай булды — бу матур костюмнар, якты видеоязмалар һәм бай шәҗәрә.

— Гаилә елын шундый фестивальдән башлавыбыз куанычлы, — дип мөрәҗәгать итте Лаеш районы мәдәният бүлеге башлыгы Павел Марьин. — Безнең арада үз тарихын хәтерләүче һәм гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыручы шундый якты гаиләләр яшәве бик күңелле хәл. Шулай бик тырышканыгыз, гаиләгез турында шулай әзерләнеп сөйләгәннәрегез өчен бик зур рәхмәт. Бу үз кухнягызны яхшырак өйрәнү һәм шәҗәрә тикшеренүләре үткәрү өчен сәбәп. 

Нәтиҗә ясарга вакыт җитте. Өченче урынны Вершининнар гаиләсе яулый. Икенче категория призы Атабайга Насыйровлар гаиләсенә китте. Ә Артемьевлар лаеклы җиңү яулады һәм фестивальнең зона этабында чыгыш ясаячак. Бу гаилә башлыгы өчен икеләтә бүләк булды, ул конкурстан соң икенче көнне 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә елы Ата-бабаларны онытмыйбыз һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итәбез