Безнең дзюдочы кызыбыз Россия чемпионатында җиңде
Мәскәүдә булган дзюдо (сукырлар спорты) буенча Россия чемпионатында Лиана Панкратова алтын медаль алды.
Ярышларда Россиянең 22 субъектыннан 100 көчле көрәшче катнашты. Чемпионатта илебезнең әйдәүче спортчылары, паралимпия уеннары призерлары һәм катнашучылары көч сынашты. Лиана Панкратова кискен көрәштә үзенең бар осталыгын күрсәтте. Нәтиҗәдә ул 70+кг үлчәү авырлыгында хатын-кызлар арасында җиңеп алтын медальгә лаек булды.
Кыз бу җиңүгә бар тырышлыгын куйды. Исегезгә төшерәбез, ул күп ярышларда катнашты. Мәсәлән, 2019 елның мартында Сочи шәһәренең “Айсберг” боз сараенда дзюдо буенча (сукырлар спорты) Россия чемпионатында Лиана Татарстан данын яклады һәм 78 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бронза алды.
Лиана Панкратова спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Рөстәм Насыйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев