Финалда иң яхшы футболчылар гына
спорт

Финалда иң яхшы футболчылар гына

Лаеш районының «Кристалл» командасы мини-футбол буенча В.М.Колотов исемендәге Бөтенроссия турнирында бик көчле көндәшләр белән көрәште.

Безнең район командасына Комлы Ковали, Габишево һәм Сокуры мәктәпләре футболчылары керде. Финалга чыгу өчен безнең спортчылар «Спартак»ны 1:0 исәбе белән җиңде. Финалда Кристалл  Приволжанинга оттырды һәм икенче урын алды. Безнең команданың капкачысы Данил Торгаев турнирның иң яхшы капкачысы дип танылды.


футбол Лаеш районы ФК "Кристалл" лаешта реклама

Нет комментариев