Волга» яшьләр үзәгендә «Беренче ракетка» спорт сменасы старт алды.
«Матюшинода спорт тормышы кайный: 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тренировкалар ясый, ракетка тотарга өйрәнә, сугуларны шомарта һәм уен ритмына күнегә.Балалар өчен өч төрле әзерлек дәрәҗәсе каралган. Бу һәр балага үзе өчен уңайлы темпта шөгыльләнү мөмкинлеге бирә.Төрле дәрәҗәдә күнегүләр бара. Тренировкаларны тренер Денис Гатилов алып бара.
Дәресләрдә балалар зур теннис уйнарга өйрәнеп кенә калмыйча, спорт азартын тойсыннар өчен, исәпкә уйнап та көчләрен сыныйлар.Программада, теннис белән беррәттән, бассейнда йөзү дәресләре дә каралган. Смена ахырында балаларны зур булмаган ярышлар көтә: алар теннис буенча (дәрәҗәләрен һәм яшьләрен исәпкә алып) һәм йөзү буенча (ике стильдә) көч сынашачак.Балалар үзләренең беренче (яисә инде беренче генә булмаган!) спорт адымнарына бик күп көч һәм тырышлык салалар.
Фото: «Волга» яшьләр үзәге
Нет комментариев