Лаешта Татарстан авыл җирлекләренең ирләр коллективлары арасында хоккей буенча ачык чемпионат узды, анда Mr Ricco. Кубогы уйнатылды.
Спортчыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов мөрәҗәгать итте.
— Лаеш җирендә шундый көчле һәм тату командаларны күрүемә шатмын,- диде ул.-Мондый турнирлар районнар арасындагы элемтәләрне ныгыта һәм чын спорт рухын формалаштыруга ярдәм итә«, — дип өстәде ул.
Чараны ТР Дәүләт Советы депутаты, «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин оештырды.
Үз чыгышында ул игътибарны авылда спортны үстерүнең әһәмиятенә юнәлтте.
«Мондый ярышлар авыл халкы арасында ЗОЖ пропагандалауда мөһим роль уйный. Без мондый проектларга, аларның географиясен һәм катнашучылар санын киңәйтеп, ярдәм итүне дәвам итәргә ниятлибез», — дип белдерде Дмитрий Самаренкин.
Турнир нәтиҗәләре:
🥇 1 урын — " Mr. Ricco " Усады ав., Лаеш районы)
🥈 2 урын — Питрәч (Питрәч районы)командасы
🥉 3 урын — Лаеш шәһәре командасы
4️ ⃣ 4 урын — Балык Бистәсе командасы (Балык Бистәсе районы)
Турнирны уздыру «Спорт — тормыш нормасы» дәүләт программасы кысаларында физкультура һәм спортны үстерү буенча планлы эшнең бер өлеше булып тора.
Фото һәм видео чыганагы.
Нет комментариев