Лаеш районында «Mr.Ricco» Кубогы ияләре билгеле булды
спорт

Лаеш районында «Mr.Ricco» Кубогы ияләре билгеле булды

Усад авылында футбол буенча традицион район турниры тәмамланды.

Быел истәлекле 18 нче ярышларда Лаеш районыннан 8 команда катнашты. Спортчылар матур уен, югары осталык һәм җиңүгә булган зур омтылышларын күрсәттеләр. Һәр матч трибуналардагы җанатарларга һәм халыкка бик күп якты хис-кичерешләр бүләк итте.

Тантаналы өлештә катнашучыларны Лаеш районы башлыгы Ильдус Зарипов һәм «Казан май комбинаты» директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин котлады. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, киләчәктә Усад авылында җылы вакытта уеннар уздыру өчен яңа заманча спорт объекты — футбол стадионы төзү планлаштырыла. Дмитрий Самаренкин мондый ярышларның яшьләр өчен әһәмиятен ассызыклады һәм киләсе елга футболчыларны өр-яңа спорт формасы белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде.

Уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

 Өченче урынны — Лаеш шәһәре спортчылары яулады.

 Икенче урынга — Сталбище авылы командасы лаек булды.

 «Mr.Ricco» Кубогы  җиңүчеләре — Усад авылы футболчылары булды.

Спорт бәйрәме истәлекле фотосессия һәм бирегә килгән барлык кунаклар өчен оештырылган тәмле пылау белән тәмамланды.

 


Лаеш районында «Mr.Ricco» Кубогы ияләре билгеле булды

Нет комментариев