«Ромашка» балалар бакчасында «Гаилә дзюдосы» узды
спорт

«Ромашка» балалар бакчасында «Гаилә дзюдосы» узды

15 апрель көнне «Ромашка» балалар бакчасының спорт залында Космонавтика көненә багышланган спорт бәйрәме булып үтте.

Чара «Гаилә дзюдосы» программасы кысаларында 2021–2022 елгы балалар һәм аларның әти-әнәләре катнашында оештырылды.

Ярыш барышында нәни спортчылар оста итеп җылыну күнегүләрен (разминка) ясадылар, дзюдоның төп алымнарын — дөрес егылу һәм тезләнеп көрәшү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Шулай ук физик әзерлекне сынау өчен турникта тартылу, пресс ясау һәм хәрәкәтне тою өчен канат аша сикерү кебек биремнәрне үтәделәр.

 

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше — гаилә эстафетасы булды. Анда һәр гаиләдән өч кеше катнашып, үзләренең бердәмлекләрен һәм җитезлекләрен исбатлады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын — Тарасовлар гаиләсе;
2 урын — Каюмовлар гаиләсе;
3 урын — Әһлиуллиннар гаиләсе.
Барлык катнашучы балаларга истәлекле медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Гаилә беренчелегендә җиңүчеләр кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Чараның иганәчесе булып Эльвина Әхмәдуллина чыгыш ясады.

Әти-әниләр һәм балалар бу көнне спорттан зур канәгатьләнү һәм уңай энергия алып таралыштылар.


Нет комментариев