2024 елда Татарстанда яшәүчеләр 121 көн ял итәчәк
яңалыклар

2024 елда Татарстанда яшәүчеләр 121 көн ял итәчәк

2024 елда татарстанлылар, атнасына биш көн эшләгән очракта, 121 көн ял итәчәк, 245 көн эшләячәк.

Шулай итеп, Татарстанда 1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр, 8 гыйнвар Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар Раштуа бәйрәме.

23 февраль Ватанны саулаучылар көне.

8 март Халыкара хатын-кызлар көне.

1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме.

9 Май — Җиңү Көне.

12 июнь — Россия көне.

30 август — Татарстан Республикасы көне.

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне.

6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 

Ураза һәм Корбан гаете көннәрендә дә ял итәчәкбез. 2024 елда Ураза бәйрәме 10 апрельгә, Корбан бәйрәме 16 июньгә туры килә.


лаеш районы 2024 елның ял көннәре

Нет комментариев