Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Беренче сентябрьдә балалар Мальвина, Карлсон һәм Смешарики белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар

Лаеш районы тернәкләндерү үзәгенә белем көнендә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина килде. Ул балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте, ә әкият геройлары аңа бу эштә ярдәм иттеләр.

Балаларга бик күп теләкләр, үгет-нәсыйхәтләр яңгырады. Гөлшат Айратовна балаларга юл хәрәкәте иминлеге буенча буклет — белешмәләр һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырды.

Балалар конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, күп шаярттылар һәм көлделәр.

Тернәкләндерү үзәгендә яңа уку елы шундый кызыклы һәм бәйрәмчә башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге