Без үз бурычыбызны үтәдек
яңалыклар

Без үз бурычыбызны үтәдек

Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсендә «Әфганстан — Чечня. «Без үз бурычыбызны үтәдек» дип аталган күргәзмә уза.

Теләсә кайсы ил тарихында кешеләр хәтереннән югала һәм архив саклагычларына әйләнә торган вакыйгалар бар. Ләкин вакытның мәрхәмәтсез йөгерүеннән мәгънәләре тоныкланмый торган вакыйгалар да бар. Алар турындагы истәлекләр кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Мондый вакыйгаларга Әфган һәм Чечня сугышлары керә.
«Әфганстан-Чечня. Без үз бурычыбызны үтәдек» — Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсе әзерләгән күргәзмә-хәтер шулай атала. Ул Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәүче россиялеләрне искә алу көненә багышланган. Күргәзмәгә килүчеләр документаль һәм сәнгать әсәрләре белән таныша алачак.


Без үз бурычыбызны үтәдек

Нет комментариев