Олы Кабан авыл җирлегендәге “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыкара төзелеш чемпионаты – World Construction Championship (WCC) үтәчәк.
Ел саен үтә торган бу чара сәнәгать төзелеше өлкәсендәге һөнәри белгечләр, яшь белгеч-студентлар ярышын, эшлекле һәм күргәзмә программаларын берләштерә.
Чараны РФ төзелеш министрлыгы, “Росатом” Госкорпорациясе, “Россия – страна возможностей” президент платформасы, “Газпром инвест” ЧҖҖ һәм Татарстан Республикасы оештыра.
27 ил вәкиле чыгыш ясар дип көтелә.
Халыкара төзелеш чемпионаты 2022 елның 5 октябреннән 8енә кадәр була.
Нет комментариев