Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш район башлыгы махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз янында булды.

Бу хакта Илдус Зарипов Телеграм-каналында сөйләде.

-Мин Херсон юнәлешендә урнашкан частьта булдым, — дип яза Илдус Зарипов телеграм-каналда.

— Анда безнең Лаеш егетләре хезмәт итә. Безнең сугышчыларга туганнары һәм якыннарыннан сәламнәр гуманитар ярдәм — тагылмалы УАЗ автомобиле, көймә, кирәкле эш кораллары, азык-төлек тапшырдым, аларның көнкүрешен карадым.

Район башлыгы якташларыбызның кәефләре көр, рухлары сугышчан булуын, узара ярдәм сизелүен билгеләп үтте.

-Ә беләсезме, нәрсә гаҗәпләндерде? — дип сорый Илдус Зарипов. —Туган илне саклап өйләреннән меңнәрчә километр читтә дә алар якыннары турында кайгырталар. Борчылалар — энекәше яңа спорт комплексына йөриме, әнисен ничек дәваланырга алып барырга. Район үсеше белән кызыксыналар. Барлык бу мәшәкатьләрне без үз өстебезгә алабыз.

Үзебезнең сугышчылар белән горурланам! Чын ир-егетләр. Тиз арада өйләрегезгә кайтуыгызны көтәбез. Егетләр, без сезне көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Илдус Зарипов махсус хәрби операция